Хөкемгә тартылу (тартылмау) һәм (яки) җинаять эзәрлекләве факты яки җинаять эзәрлекләвен туктату турында белешмә бирү турында.
Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе алдында торган өстенлекле бурычларның берсе булып дәүләт хезмәтләре күрсәтү тора. Алардан иң күп сорау - хөкемгә тартылу (тартылмау) турында белешмәләр бирү.
Белешмә алу өчен граждан түбәндәге дәүләт органнарына гариза белән мөрәҗәгать итә ала:
Моннан тыш, гаризаны өйдән чыкмыйча, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм www.gosuslugi.ru. порталы ярдәмендә бирергә мөмкин. Гариза бирү өчен логин һәм пароль кулланып порталда авторизацияләнергә кирәк.
"Хокук саклау эшчәнлеге” бүлегендә дәүләт хезмәтләре исемлегендә "Хөкемгә тартылу (тартылмау) һәм (яки) җинаять эзәрлекләүнең факты яки җинаять эзәрлекләвенең туктатылуы турында белешмә бирү”не сайларга. Аннан соң, РФ гражданины паспортын күчерелмәсен куеп, гаризаның электрон формасын тутырырга кирәк. Гаризаны җибәрергә га һәм тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә. Сезнең шәхси кабинетка дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә ЭЭМ подразделениесеннән гариза кабул итү турында хәбәр киләчәк.
Хезмәт күрсәтү вакыты: 30 календарь көн. Хезмәт бушлай күрсәтелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегендә Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына, шулай ук шәхесне раслауны теркәү белән ярдәм итә алалар.
Кабул итүгә алдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлеге сайты һәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша язылырга мөмкин.