Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим.

2019 елның 19 апреле, җомга

Язгы - җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе арту сәбәпле, 1994 елның 21 декабрендәге  “Янгын куркынычсызлыгы турында " 69-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясы һәм 1993 елның 18 маендагы  “Янгын куркынычсызлыгы турында» 1866-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 25 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында игълан итте.

2019 елның 25 апреленнән 10 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда тыела:

коры үлән һәм чүп яндыру;
    ачык утка азык әзерләү, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман участоклары белән чиктәш сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында, торфалы участокларда һәм ачык территорияләрдә куркынычлылык 1-3 класслы пиротехника әйберләрен куллану.

 

ТР МК 15.04.2010 № 294 карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International