2019 елның 20 апрелендә Әлки муниципаль районында "Россия лидерлары" конкурсында җиңүче Илнар Гыйрфанов белән очрашу узды. Очрашуда Әлки муниципаль районы башлыгы Никошин Александр Федорович һәм Татарстан Республикасының Яшь гвардия төбәк штабы җитәкчесе Бариев Динар катнашты. Очрашу "Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУендә узды. Илнар Гыйрфанов мәктәп укучыларының яңа буыны белән тәҗрибәсе һәм белеме белән уртаклашты. Аннары партия активы, шулай ук Татарстан Республикасы Яшь Гвардиясенең Әлки җирле бүлекчәсе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашудан соң кунаклар 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Миндрюков Лев Яковлевич янына бардылар һәм аны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар. Чара ахырында кунаклар Базарлы Матак авылының Үзәк паркында агачлар утырттылар.