22 апрельдә Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенең язгы этабы старт ала.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

22 апрельдә Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары " республика табигать саклау акциясе старт ала. Быел ул 2 этапта узачак: 22 апрельдән 22 июньгә кадәр һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр.

Акциянең язгы этабы кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, шулай ук аншлаглар, мәгълүмати щитларны һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла.

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты-урманнарда имин санитар-экологик шартлар булдыру. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында уза. Аның даими катнашучылары-ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, министрлыклар һәм ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, Урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

2018 елда акция 25 апрельдән 25 июньгә кадәр һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр үткәрелде. Аңа 7 меңнән артык кеше кушылган, урман фондыннан 3740 кбм күләмендә каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агач җыелган һәм чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International