Әлки районы: Базарлы Матак авылында соңгы айда 50гә якын йорт хуҗалыгы телевизорларны цифрлы тапшырулар кабул итүгә күчерде.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Район үзәгендә бер ай эчендә 50гә якын йорт хуҗалыгы үз телевизорларын  аналогтан цифрлы тапшырулар кабул итүгә күчерде.

Район почта бүлеге аша санлы программага күчерү приставкаларын да күбрәк Базарлы Матак халкы сатып алган. Шулай ук Юхмачы, Чуаш Кичүе авыл җирлекләреннән почта аша приставкалар кайтартуга заявкалар шактый булган.

Июнь башыннан телевизорыгыз күрсәтми башламасмы? Моны хәзердән белергә мөмкин. Телевизор экраны чатында “А” хәрефе тормаса, димәк, сез цифрлы каналлар карыйсыз. “А” бар икән, якын арада приставка алып тоташтыру хәерлерәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International