Әлки муниципаль районы башлыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Шундый күркәм традиция бар: Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район җитәкчелеге, депутатлар безнең районда яшәүче ветераннарга шәхсән үзе барып хәлләрен белешәләр: «Җиңү өчен рәхмәт!» әйтәләр.

Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның йортларында булды. Ул ветераннарны Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады һәм аларга бүләк җыелмалары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International