Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Үзәк парк территориясендә "Базарлы Матак урта мәктәбенең Җиңү волонтерлары" мәктәп отряды активистлары " Кырымны азат итү " дигән квест үткәрделәр. Уенда 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар станцияләрне зур кызыксыну һәм уңай позитивта үттеләр, шифрларны чиштеләр һәм Бөек Ватан сугышы турында яңа фактлар ачтылар.
1 нче урынны 11 нче сыйныф командасы алды
2 нче урын - 9 Б сыйныф командасы
3 нче урын - 9 сыйныф командасы