Язгы - җәйге чорда янгын чыгу куркынычы арта, шуңа күрә 25 апрельдән 10 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителә.
Махсус режим вакытында үлән, чүп-чарны яндыру тыела. Шулай ук ачык утта азык әзерләргә (костраларда, мангалларда), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм урман яннарында, торфалы участокларда 1-3 класс куркынычлык пиротехника әйберләре кулланырга рөхсәт ителми.