Кеше өенә рөхсәтсез кермә

2012 елның 13 июле, җомга

Өйгә анда яшәүчеләрнең рөхсәтеннән, иркеннән башка беркемнең дә үтеп керергә хакы юк. Леонид Борисов бу хакта белә, билгеле. Әмма ул аңлы рәвештә, үз гамәлләренең кешеләр өчен куркыныч тудыруын белә торып закон бозуга бара. Быел 27 февральдә кичке сигез белән тугыз сәгатьләр арасында ул исерек килеш Базарлы Матакның Ленин урамындагы бер йортка килә һәм, хуҗалары кертмәгәч, тәрәзәне ватып өйгә уза.

Л.Борисов – Түбән Кәчи авылында яшәүче, беркайда да эшләмәүче 21 яшьлек егет. Ул инде моңа кадәр дә җинаятьчел гамәлләре өчен Әлки район суды тарафыннан хөкем ителеп, колониядә утырып кайткан. Әмма, күрәсең, сабак алмаган, эшкә урнашмаган, эчеп-исереп йөреп тагын җинаять кылган.

Леонид Борисов суд эскәмиясенә утырды. Районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аны  РФ Җинаятьләр кодексының 139 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда – торакка анда яшәүчеләрнең иркенә каршы килеп законсыз үтеп керүдә гаепле дип тапты һәм 10 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 10 айга төзәтү эшләренә хөкем итте, ә хезмәт хакының 15 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International