28 яшьлек Илфат үзенә гомер биргән әтисен үтерүдә гаепләнә. Дөрес, судта ул үз гаебен танырга теләмәде. Тик аның коточкыч җинаятен исбатлаучы дәлилләр җитәрлек иде шул.
Бу егет турында авылдашлары, аны белүчеләр берәр яхшы сүз әйтә алырмы икән. Армиядән кайтканнан бирле ул адәм рәтле беркайда да эшләмәгән, исеме төрле кыңгыр эшләрдә чагылгалап торган. Әлбәттә, ул инде әтисенең пенсия акчасына яшәгән.
Быелның 14 гыйнвар төнендә Мусиннар өендә атасы белән улы арасында ызгыш чыга. Исерткечтән аңы томаланган Илфат верандадан утын пүләне алып кереп атасын рәхимсез рәвештә кыйный башлый. 80 яшьлек Әбүзәр Мусин котырынган исерек улына каршы торырга тырышып карый, әмма булдыра алмый. Өстәлдәге пычакны алып, егет әтисенә ким дигәндә дүрт тапкыр чәнчи. Бик күп җәрәхәтләр алган Ә. Мусин идәндә җан бирә.
Газиз атасының җанын кыйган егеттә бу коточмалы гаебе өчен үкенү, туганнары алдында гафу үтенү теләге күренмәде. Хәер, кылган гөнаһы хакында уйланыр, үзе өчен нәтиҗәләр ясар өчен аның әле вакыты җитәрлек. Район суды И.Мусинны 9 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Шулкадәр гомерен ул каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.