Җылы сәламебез, ихлас ярдәмебез булып барып җитсен

2012 елның 13 июле, җомга

Районда Краснодар краенда каза күрүчеләр өчен ярдәмгә әйберләр җыю оештырылды. Инде берничә көннән бирле кешеләр район социаль яклау бүлегенә кием-салым, азык-төлек, көкүреш кирәк-яраклары китерәләр. Беренчеләрдән булып Ташбилге авыл җирлеге вәкилләре 20 мең сумнан артыклык кирәк-яраклар алып килделәр. Иске Чаллы авыл җирлегеннән 9 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Аерым кешеләр дә үз мөмкинлекләренә карап кирәк-яраклар китерәләр.

Социаль яклау бүлегенең бер бүлмәсендә  инде бик күп әйбер тупланган. Алар арасында урын-җир әйберләре, киемнәр, балалар өчен азык, памперслар, одеаллар, макарон, дөге, карабодай ярмалары, ак он, консервлар, кебек ашамлыклар бар.

Кайберәүләр акча алып киләләр. Бу да бик кирәкле ярдәм. Акчаны түбәндә күрсәтеләчәк исәп-хисап счетына теләсә кайсы банк аша җибәрергә була.

–Бәла-каза беркемнән дә сорап килми. Һәм кеше кайгысы чит була алмый. Краснодар краенда яшәүчеләр шундый фаҗигагә юлыкканны ишеткәч, ул кешеләрне бик кызгандым. Телевизордан андагы мәхшәрне күреп еладым хәтта. Менә бу урын-җир җәймәләрен, одеалны чын күңелемнән ярдәм булсын дип китердем. Алар яңа, кулланылмаган. Шушы әйберләребезне алып, безнең дә алар белән бергә булуыбызны, ярдәм итәргә әзер торуыбызны белсеннәр иде,. Бу одеаллар тәннәрен генә түгел, җаннарын да җылытсын, күңелләрен юатсын, кайгыларын киметсен иде,–диде  социаль яклау бүлегенә үз ярдәмен китергән олы яшьтәге апа.

Халыктан җыелган әйберләр бүген инде Крымск шәһәренә озатылачак. Алар крымлыларга безнең җылы сәламебез, ихлас ярдәмебез булып барып җитсен.

 

Крымск, Геленджик һәм Новороссийск шәһәрләрендә су басудан зыян күргән кешеләргә ярдәмгә акча күчерү өчен исәп-хисап счеты: ИНН 2309030678  КПП 230901001 Краснодарское краевое отделение Общероссийской общественной организации “Российский Красный Крест” Краснодарское отделение №8619 Сбербанка России к/с 30101810100000000602  БИК 040349602  р/с 40703810330000000106

Назначение платежа: Добровольное пожертвование гражданам, пострадавшим от наводнений в Краснодарском крае в 2012 году  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International