Бу елның 29 апрелендә Каракүл авылында әнә шундый җинаять эшләнә. Аталы-уллы Ананьевлар эчеп исерәләр дә ызгыша-талаша башлыйлар. Ата кеше Валерий Ананьев тел белән әрепләшеп кенә туктамый, кухня өстәленнән пычак алып, диванда яткан улының күкрәгенә китереп кадый. Кан эчендә яткан егетне хастаханәгә китергәч, аның саулыгына бик авыр зарар салынганлыгы билгеле була.
Беркайда эшләмәүче 49 яшьлек Валерий Ананьевның моңа кадәрге биографиясе дә күркәм гамәлләр белән бизәлмәгән. 2010 елда кылган җинаяте өчен ул районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьсы тарафыннан шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән. Әмма шартлы хөкем кагыйдәләрен үтәмәгән ир берничә айдан яңадан суд каршына баса. Бу юлы инде ул 1 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Ә иреккә чыгып күп тә үтмәстән канлы җинаять кыла.
Күптән түгел В.Ананьевның җинаяте район суды утырышында каралды. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе 1 бүлеге буенча – алдан уйлап кеше сәламәтлегенә аның гомере өчен куркыныч булган авыр зыян салуда гаепле дип тапты һәм 2 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Җәза срогын Ананьев гомуми режимлы колониядә узачак.