Мәетнең тәнендә имгәнү-җәрәхәтләнү билгеләре табылмый. Тикшерә башлагач түбәндәгеләр ачыклана: М. бик нык исерек килеш суга кергән, бернинди саклык чаралары күрмичә күлнең уртасына кадәр йөзеп барган һәм кинәт су астына киткән. Полиция һәм медицина хезмәткәрләре урынга килеп җитәләр, әмма ирне инде коткару мөмкин булмый. Суд-медицина тикшерүе М.ның суга бату нәтиҗәсендә үлүен раслый. Хәзер бу фаҗигале хәлне җентекләп тикшерү бара.