25 апрельдә «Бердәм Россия» партиясенең Әлки җирле бүлекчәсендә «Изгелек кыл» партия проектын тормышка ашыру кысаларында партиянең җирле бүлекчәсе һәм Яшь Гвардия активистлары өмәләр оештырды.
Яшь Гвардия штабы җитәкчесе Хәмитов Алмаз Идрис улы әйтүенчә, төзекләндерү авыл халкы өчен иң мөһим бурычларның берсе булып тора, чөнки уртак хезмәт берләштерә, гомум мәдәни кыйммәтләр тәрбияли. Өмәләрдә катнашып, чисталык, тәртип саклауны һәр райондашыбыз булдыра ала.