Пензада Сабантуй үткәрәбез

2012 елның 13 июле, җомга

Спортчылардан, мәдәният хезмәткәрләреннән, эшмәкәрләрдән, авыл җирлекләре вәкилләреннән һәм район җитәкчеләреннән торган делегация бүген иртәдән Пензага юл тотты. Алар әлеге шәһәрдә яшәүче милләттәшләребезгә бәйрәмне оештырырга ярдәм итәчәк, концерт номерлары белән чыгыш ясаячак, спорт ярышлары  һәм төрле уеннар уздырачак, дини товарлар, сувенирлар, татар телендәге китаплар тәкъдим итәчәк. Районыбыз вәкилләре  Пензада милли бәйрәмебезне инде икенче мәртәбә үткәрә. Ә аңа кадәр Ярославль шәһәрендә, Чуаш Республикасының төрле шәһәр һәм районнарында Сабантуйларда катнаштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International