Кооператорларның һөнәри бәйрәме

2012 елның 13 июле, җомга

Кулланучылар җәмгыяте заманында халыкны азык-төлек, кием-салым, төзелеш материаллары, гомумән, барлык көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итеп торучы төп предприятие иде. Бүген кулланучылар базарында андый зур урын алып тормаса да, районыбызда “Әлки” кулланучылар җәмгыяте шактый уңышлы эшләп килә. Әлеге оешма белән Рамил Сәлахов җитәкчелек итә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кулланучылар җәмгыяте коллективы район җитәкчелегеннән һәм Татпотребсоюздан котлау телеграммалары алды. “Әлки” кулланучылар җәмгыяте бәйрәмне  бөтен коллектив белән билгеләп үтте. Тантанада иң тырыш һәм уңган хезмәткәрләр  бүләкләнде, шулай ук халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү турында эшлекле сөйләшү булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International