Яфрак азык хәзерләнә

2012 елның 13 июле, җомга

Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләрендәге коллективлар хезмәткәрләре ярдәме белән терлек комплексларына һәм фермаларга 18500 пар яфрак азык кайтарылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге витаминнарга бай терлек азыгын хәзерләүдә район үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, ОСТО (ДОСААФ), хәрби комиссариат, суд приставлары коллективлары аеруча актив катнашканнар. Шул ук вакытта 40 нчы номерлы даруханә, Росгосстрах, Рассельхозбанк хезмәткәрләре әлегә кадәр яфрак азык хәзерләүгә керешмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International