"Актай" командасы су полосы буенча Бөтенроссия ярышларында 3 нче урынны алды.

2019 елның 26 апреле, җомга

Бүген Ленинград өлкәсе Кириши шәһәрендә 2019 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр узган 15 яшькә кадәрге кызлар арасында су полосы буенча Ленинград өлкәсе призларына Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Безнең кызлар мактаулы 3 нче  урынны яулады! Тренер Гиоргадзе Александре ике ел эчендә кызларны йөзәргә генә түгел, Россия призерларын, аерым алганда Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәре командасын да җиңәргә өйрәтте. Ярышларда Златоуст, Югра,  Кириши, Санкт-Петербург, Түбән Новгород шәһәрләреннән һәм ТР Әлки районыннан 6 команда катнашты. "Актай” командасы составы: Вафина Илүзә, Гайфуллина Алия, Гарифуллина Динара, Гайфуллина Айгөл, Идиятуллина Энҗе, Шәйхетдинова Эльвира, Хәйруллина Илүзә, Хисмптуллина Алинә, Фәсахова Айгөл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International