"Шашлык өчен ит сайлау буенча тәкъдимнәр”

2019 елның 28 апреле, якшәмбе

Май бәйрәмнәре вакытында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай,Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге ит сайлаганда, шашлык тәмле булсын һәм аннан соң сәламәтлек белән күңелсез хәлләр булмасын өчен, берничә гади кагыйдә үтәргә киңәш итә.

Яхшы шашлыкның сыйфатлы иттән башлануы беркемгә дә сер түгел.

Идарә санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында, чыганагы билгеле булмаган һәм сәүдәгә рөхсәт биргән ветеринария документлары  булмаган ит (башка продуктлар) сатып алырга киңәш итми. Стационар сәүдә предприятиеләрендә генә азык-төлек продуктлары сатып алыгыз. Сәүдәгә рөхсәт биргән ветеринария документларына итегез: иткә ветеринария белешмәсе сатучыда һичшиксез булырга тиеш.Суытылган ит  сатып алган вакытта  аның тышкы кыяфәте һәм исенә игътибар итегез. Начар исе  булырга тиеш түгел! Иттән аз гына булса да сасы, күгәрек,химия исе килсә -сатып алудан баш тартырга кирәк. Яңа туңдырылган  ит-коры, әмма шул ук вакытта ялтыравыклы, тигез төстә. Кулга куеп караганда, кул коры калырга тиеш, лайлалы тышча итнең сыйфатсыз булуын күрсәтә. Сатып алыр алдыннан  итне һичшиксез әйләндерегез, чөнки сатучылар еш кына кисәкләр, ярылысын  һәм  майлысын каплап куялар. Итнең мае һәм ярысы асылынып тормасын  өчен, бөтен бер кисәк сатып алырга кирәк. Кара кызыл  итне алырга кирәк түгел -  ул иске булырга мөмкин. Кайчагында суытылган ит урынына кулланучыга туңдырылган  ит тәкъдим итәләр. Суытылган итне туңдырылган һәм эретелгәннән  ничек аерырга? Сыйфатлы иткә бармак белән басып карагач, ул пружина шикелле кире үз урынына кайта.Эретелгәне – куерак төстә, көпшәк, кызыл ит согы бүленгән. Туңдырылган итне шашлык әзерләү өчен файдаланырга була, әмма тәм сыйфатлары буенча ул суытылган иттән калышачак.

Исегезгә төшерәбез, тагын катырылган итне сатарга ярамый. Туңдырылган итне кабат туңдырылганнан аеру өчен иткә кагылып, бармакны берничә секунд тотарга кирәк: туңдырып җылытканда караңгы төстәге таплар кала, ә кабаттан туңдырмаганында төсе  үзгәртмәячәк.

Кибеттә туңдырылган  шашлыкны сатып алырга уйласагыз, аны тышкы кыяфәте буенча гына сайларга тырышмагыз. Маркировкасын өйрәнү мөһим. Анда, гомуми массадан тыш, ит сорты язылган булуы мәслихәт: бары тик югары яки беренчесен генә алыгыз. Барлык түбәнрәк сортларда да сеңер күп булачак  һәм  мондый шашлыкның сезгә ләззәт китерүе икеле.

Консервантлар составында табыгыз  – аларны исемлекнең ахырында күрсәтәләр. Әгәр бу лимон кислотасы булса яхшырак. Ул ашказаны лайласына  диагцетат һәм натрий цитраты кебек тәэсир итми. Шулай ук  составында  фосфатлар юклыгына ышаныгыз. Составында Е450 булган очракта, сатып алудан баш тарту яхшырак.

Моннан тыш, җитештерү датасына игътибар итегез: маринад  бер атнадан да артык сакланмаска тиеш. Дата банктан булганда яхшырак. Әгәр сезнең сайлау пластик чиләктәге  шашлыкка төшсә, капкачын тикшерегез.  Ул әзрәк эчкә батырга, ә кабарып торырга тиеш түгел. Һәм исегездә тотыгыз, ит танылган җитештерүчедән ышанычлырак. Әгәр итне завод упаковкасында алсагыз,  анда сыеклык артык күп  булмасын. Суытылган ит  маринадны яхшы  йота, ә туңдырылган ит сок бүлеп чыгара.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уксус-лимон маринадлары итне 3 көн эчендә бозарга ирек бирми, ә майонез-кефир соусындагы ит тизрәк бозыла.

«Дөрес» шашлык-ярымфабрикат составы: дуңгыз ите, тоз, уксус, суган свежий, тәмләткечләр (борыч, имбирь, кориандр һ.б.).

Хөрмәтле кулланучылар, әлеге гади тәкъдимнәргә таянып, сез үзегезне һәм якыннарыгызны сыйфатсыз продукциядән һәм сәламәтлегегезгә зыян салудан саклап калырсыз.

Әгәр сездә ит ярымфабрикатының яки әзер шашлыкларның сыйфатына яки иминлегенә шик булса, идарәнең «кайнар линия» телефоннары буенча Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итегез: 8(843) 236-94-11, шулай ук «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең консультация хезмәтләре бүлегендә 8 (843) 221-90-16 телефоны буенча. Территориаль бүлекләрдәге телефоннар: 8(4345) 2 08 83 һәм 8(4346)2 10 89.

Баш белгеч-эксперт Абзалов А. Ф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International