Әлки районында волонтерлар 205 гаиләгә цифрлы тапшыруларга күчәргә ярдәм итте.

2019 елның 28 апреле, якшәмбе

Мәгълүм булганча, 4 июньнән Татарстанда цифрлы телеканаллар гына эшли башлый. Районда 230 гаиләдә телевизорларны аналогтан цифрлы программаларга күчерү зарур иде. Күбесе өлкән яшьтәге әлеге кешеләргә бу эштә ярдәм итү өчен 32 волонтер әзерләнде. Алар үз җирлекләрендә йорттан-йортка йөреп, санлы телевидениегә күчүнең зарурлыгын аңлаттылар, ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәттеләр. Волонтерлар ярдәме белән 205 йортта цифрлы телеканаллар карый башладылар.

Авыллардагы почта бүлекләре аша “цифрга” күчү буенча 210 приставка сатылган. Заявка нигезендә бу приставкаларны теләсә кайсы авылга кайтарырга була.

Исегезгә төшерәбез, 4 июньнән аналог телевидение бетү спутник һәм кабель аша телевизор караучыларга берничек тә кагылмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International