2019 елның 25 апрелендә гимназия администрациясе тарафыннан оештырылган укучыларның Нәби Дәүли исемендәге VI ачык фәнни –тикшеренү конференциясе узды. Конференция ел саен гимназия базасында уза, безнең район укучылары гына түгел, Алексеевск, Нурлат, Спас районнары укучылары да катнаша.
Быел безнең конференция, гимназия бинасында ремонт аркасында, традицион булмаган формада узды ( 10 секция урынына быел нибары 1 секция эшләде). Конференциянең беренче тантаналы өлешенә укучылар һәм укытучылар башкаруында концерт номерлары (Нәби Дәүли шигырьләренә җырлар), шагыйрь шигырьләре кертелгән иде. 5-6 сыйныф укучылары Нәби Дәүлинең " Җырларда җәй” дигән музыкаль әкияте белән бик яхшы чыгыш ясадылар.
Конференция эшендә шагыйрьнең кызы Дәүләтшина Гөлфия Нәби кызы, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л. К. Мәрдегалләмова, С. М. Лисенков исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Р. Галиева катнашты.
Конференциянең икенче өлеше кысаларында 7-10 сыйныф укучылары үзләренең якташларыбызның тормышы һәм иҗатына багышланган тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар: Нәби Дәүли, Шамил Маннапов,Исламия Мәхмүтова, Әсрәр Гали һ. б.
Секция эше тәмамланганнан соң, Гөлфия Нәби кызы һәм гимназиянең бер төркем укучылары һәм укытучылары “Лисенков исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музе”енда булдылар.