Ленинград өлкәсе Кириши шәһәрендә 2019 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр узган 15 яшькә кадәрге кызлар арасында су полосы буенча Ленинград өлкәсе призларына Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Безнең кызлар мактаулы 3 нче урынны яулады! Тренер Гиоргадзе Александре ике ел эчендә кызларны йөзәргә генә түгел, Россия призерларын, аерым алганда Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәре командасын да җиңәргә өйрәтте. Ярышларда Златоуст, Югра, Кириши, Санкт-Петербург, Түбән Новгород шәһәрләреннән һәм ТР Әлки районыннан 6 команда катнашты. "Актай” командасы составы: Вафина Илүзә, Гайфуллина Алия, Гарифуллина Динара, Гайфуллина Айгөл, Идиятуллина Энҗе, Шәйхетдинова Эльвира, Хәйруллина Илүзә, Хисмптуллина Алинә, Фәсахова Айгөл.