Ленар Билалов яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасында икенче урынны алды.

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Ленар мәктәпнең технология укытучысы Марс Нотфуллин җитәкчелек иткән “Оста куллар” түгәрәгендә шөгыльләнә. Бу остазның укучылары төрле республика бәйгеләрендә әледән-әле призлы урыннар ала.

Билаловлар күп умарта асрый, ә Ленар әтисе Наилгә бал кортларын карауда ярдәм итә икән. Умартачылар хезмәтен җиңеләйтү өчен, малай кортлар бал җыя торган кәрәзне ояда килеш үлчәү мөмкинлеге бирә торган җайланма ясаган. Ленар уйлап тапкан бу үлчәүне жюри югары бәяләгән, һәм ул “Роботлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы” номинациясендә  икенче урынга лаек дип табылган. Ленарны мәктәпне тәмамлагач аграр университетка укырга керергә чакырганнар. Ә Марс Нотфуллин вуз ректорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International