Әлки районында 3160 гектарда көзге бодай чәчелгән басуларны яңадан чәчәргә туры киләчәк.

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Шулкадәр мәйданда көзге культура кышны чыга алмыйча һәлак булган. Тагын 6 мең гектарда уҗымнар канәгатьләнерлек хәлдә генә. Соңрак чәчелгән кырларда көзге бодай кышлауны авыр кичергән.

Бу көннәрдә район басуларында сабан культуралары чәчү тулы куәткә алып барыла. Игенчеләребез язын 42 мең 728 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга тиеш, 29 апрельгә шуның 6 мең гектарында орлыклар җир куенына салынган. Туңга сөрелгән кырларда исә дым каплау эшләре тулысынча төгәлләнеп килә. Хәзер тырма агрегатлары уҗым басуларында эшли. Көзге культуралар тулысынча минераль ашламалар белән тукландырылды. Чәчү эшләре “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки”, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалларында, “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләрендә бик уңышлы бара. Башлыча арпа, көнбагыш һәм борчак культуралары чәчәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International