Әлки муниципаль районының ТатарЧиябашы авылында яшәүче Насыйбуллина Фәрдия Зыятдин кызы 1 май көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Фәрдия Зыятдин кызын шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Чиябаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин, пенсионерларның район оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин килгән иде .
Әбигә Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.