Әлки районы Имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлый.

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле мөселманнар, сезне якынлашып килүче Рамазан ае белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә бу айда ураза тотарга боера. Рамазан безне игелеккә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли. 5 майда районның барлык мәчетләрендә дә тәравих-намаз укылачак. 6 май-Уразаның беренче көне.

Кылган  изге гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә кабул  кылсын  дип сорыйк.  Рамазан ае мөбәрәк булсын!

Районның Имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International