Кабул итүгә районның 6 кешесе төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте, сорауларның күбесе "Кызыл Шәрык - Агро" ААҖ эшчәнлеге -Ташбилге фермасын эшләтеп җибәрү, җир кишәрлекләрен яңадан рәсмиләштерү кебек эшләр белән бәйле иде. Сорауларның бер өлеше матди ярдәм алу белән бәйле иде.
Тулаем алганда, кабул итү бик яхшы һәм нәтиҗәле шартларда узды. Район халкыннан яңгыраган барлык сораулар, тәкъдимнәр һәм үтенечләр контрольгә алынды һәм аларның һәркайсы буенча тиешле чаралар һәм карарлар кабул ителәчәк.