Әлки районында Бөек Ватан сугышы ветераны Фоат Әхмәтшин истәлегенә баскетбол буенча турнир узды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Әлеге ярышларны үткәрү инициативасы белән Алпар урта мәктәбе директоры, ветеранның якын дусты Раил Гатауллин чыгыш ясады. Идеяне  күпләр күтәреп  алды. Ярышларны ачу тантанасында район ветераннар оешмасы советы рәисе Ришат Хәлиуллин катнашты,  ул Фоат Вәли улы Әхмәтшинны якыннан  белүен, аның хезмәт сөючән, пөхтә, намуслы булып хәтерендә калуын  билгеләп үтте.

Район мәктәпләре командалары арасында сугыш ветераны истәлегенә баскетбол буенча ярышлар көне буе дәвам итте. Нәтиҗәдә, кызлар арасында Алпар мәктәбе командасы турнирда катнашучыларның барысыннан  да өстен икәнлеген  раслады. Борискинолылар-икенче, Нәби Дәүли исемендәге гимназия уенчылары өченче урынны яуладылар. Егетләр арасында беренче һәм икенче урыннарны Нәби Дәүли исемендәге гимназия командалары алды. Өченче урында Базарлы Матак урта мәктәбе баскетболчылары.  Җиңүче командалар дипломнар, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International