Быел да Альберт Әсхәтович авылда Җиңү бәйрәмен оештыруда зур ярдәм күрсәтте. Бәйрәм алдыннан барлык авыл халкы, кунаклар Бөек Ватан сугышында туган ил азатлыгы өчен көрәшкән авылдашлары хөрмәтенә төзелгән мемориаль комплекс каршында оештырылган митингта катнаштылар. Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән алпарлыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов котлады. Митингтан соң авыл мәдәният йортында Казаннан килгән эстрада артистлары концерты булды.