Хөрмәтле райондашлар – безнең өчен кадерле, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле райондашлар!
Сезне чын күңелдән бөтенхалык бәйрәме – Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм. Ел арты ел үтеп торса да, бер буынны икенчесе алыштырып, илебез тарихына тиңдәшсез батырлык, халкыбызның моңарчы күрелмәгән бердәмлеге, ватанпәрвәрлеге белән кереп калган, мәңгегә уелган ул чор торган саен бездән ерагайса да, май аеның бу көннәрен без тирән дулкынлану, эчке сагыш, җиңү шатлыгы һәм чиксез горурлык хисләре белән каршы алабыз.