“Хузангай" ҖЧҖ иртә культуралар чәчүне тәмамлады.

2019 елның 11 мае, шимбә

Һава торышы кыр эшләренә уңай йогынты ясый: туфрак сугарып шифалы яңгырлар да узды. Районда кыр эшләре "экватор”га якынлашты – сабан культураларын чәчү 42728 гектарда планлаштырылган иде. 8 майга 20 мең гектардан артык мәйданда эш башкарылган.

Хуҗалыкларда арпа чәчү төгәлләнде. Бу культура быел 6756 гектар били. Борчак (803 га), солы (891 га) тулысынча чәчелгән. Хәзер Игенчеләр көнбагыш чәчү белән мәшгуль. Быел бу культура безнең районда 10 мең 933 гектар мәйдан биләячәк. Әлегә чәчү эшләре 7552 гектарда төгәлләнгән. Чәчкечләр шулай ук берьеллык үләннәр һәм рапс чәчүгә дә җәлеп ителә.

Көздән игенчеләр 24,8 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчтеләр, иртә язда аларны минераль ашламалар белән тукландырдылар. Бу мәйданнарда дым каплатылды. Әлегә тырмалау барлык мәйданнарның 66 процентында җитештерелгән. Күп хуҗалыкларда бөртеккә кукуруз һәм яшел масса чәчүгә әзерлек бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International