9 Май 2019 ел. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме көнендә мәктәп коллективы «Үлмәс полк» акциясендә, авыл митингында Билгесез солдат һәйкәле янында катнашты, анда укучылар авыл халкы алдында музыкаль-шигъри монтаж белән чыгыш ясадылар, аннары авыл мәдәният йортында укытучылар коллективы авыл халкына һәм кунакларга бәйрәм концерты күрсәтте.