Айрат Хәйруллин: «Яңа ферманы эшләтеп җибәрү-вакыт мәсьәләсе»

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

"Яңа ферманы эшләтеп җибәрү-чыннан да мөһим мәсьәлә, бу - авылда  җитми торган яңа эш урыннары. Ферманы ачу-вакыт мәсьәләсе», - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.

Аксубай районында гражданнар депутатка «хезмәт ветераны» исеменә документлар рәсмиләштерүне, җир мәсьәләсе буенча аңлатмаларны, яшь армиячеләр өчен форма тегүгә, янгыннан зыян күрүчеләргә торак мәсьәләсе буенча матди ярдәм алуны сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Район халкыннан яңгыраган барлык сораулар, тәкъдимнәр һәм үтенечләр буенча аңлатмалар бирелде, кайберләре контрольгә алынды. Аларның һәркайсы буенча тиешле чаралар һәм карарлар кабул ителәчәк.

Төбәк атнасы нәтиҗәләре буенча Айрат Хәйруллин сайлаучыларның 10нан артык мөрәҗәгатен үз кулына алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International