БМО мәгълүматларына караганда, дөньяда ВИЧ-инфекция диагнозы булган 37 млн. кеше яши.
Россия Федерациясендә ВИЧ белән яшәүче 1 007 369 кеше теркәлгән. 2018 елда. гетеросексуаль контактлар вакытында ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең 57,5% ы, гомосексуаль контактлар вакытында – 2,5% ы җенси юл белән чирләгән.
Татарстан Республикасында 2010 елның 1 маена 24131 ВИЧ-инфекциянең очрагы теркәлгән. Барлыгы 6345 ВИЧ-инфекцияле кеше үлгән, шул исәптән СПИДтан – 1962 кеше.
Агымдагы елда республикада ВИЧ-инфекциянең 249 очрагы теркәлгән (узган елның шул ук чорында - 266 кеше).
Соңгы елларда инфекциянең зәгыйфь группалардан халыкның киң катламына чыгуы күзәтелә, эпидемиянең 30-49 яшь төркеменә күчүе билгеләнә, хәвеф-хәтәр үз-үзеңне тоту төркемнәренә кагылмый торган эшләүче халык арасында җенси юл белән йогышланган ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең, ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар саны арта.
Авыруның соң стадияләрендә ачыкланган ВИЧ-йогышлы авырулар (туберкулез, вируслы гепатитлар, онкология авырулары, шул исәптән хатын-кызларда аналык шейкасының яман шеше) санының артуы билгеләнә.
ВИЧ-инфекцияне профилактикалау юллары һәм ысуллары турында халыкның мәгълүматлы булмавы, йогышлы чирнең куркынычын тиешенчә бәяләмәү, куркынычлы сексуаль тормыш алып бару - ВИЧ эпидемиясенең өлкән яшьтәге төркемгә күчүенә китерә.
ВИЧ-инфекцияне кан аша (инфекцияле кан организмга эләккәндә, ешрак сакланмаган җенси контактлар аша йогарга мөмкин. Йөклелек вакытында да, бала табу вакытында да, күкрәк сөте белән ашатканда да ВИЧ йоктырырга мөмкин.
ВИЧ йокмый: кул кысышу, үбешү һәм кочаклау вакытында, гомуми савыт-саба һәм гомуми бәдрәф белән файдаланганда, бассейн, мунча, саунада булганда, бөҗәкләр һәм хайваннар тешләгәндә, туклану продуктлары аша.
ВИЧ-инфекциягә каршы Вакцинация юк! Шуңа күрә ВИЧ-инфекция йоктырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә:
- беркайчан да наркотиклар кулланмаска;
- кече яшьтән җенси мөнәсәбәтләргә кермәскә, партнерыңа тугрылыклы булырга, гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итәргә;
- очраклы җенси контактлар вакытында барьер контрацептивларны (презервативларны) кулланырга;
- төрле манипуляцияләрне (Татуировканың төшерү, пирсинг) бары тик махсус учреждениеләрдә генә үткәрергә.
ВИЧ-инфекция озак вакытлар ниндидер үзенчәлекле симптомнар белән белдерелми һәм авырулар, инфекцияле булуларын белми. ВИЧ-инфекциягә лаборатор тест кына авыруны үз вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
2019 елның 14 маеннан 19 маена кадәр. СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе узачак, аның кысаларында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе республика халкын һәм кунакларын медицина оешмаларында һәм тикшерү мобиль пунктларында ВИЧ-инфекциягә тест узарга чакыра.
Роспотребнадзор ның Бердәм консультация үзәге тарафыннан ВИЧ мәсьәләсе буенча 2019 елның 13 маеннан 17 маена кадәр телефоны буенча тәүлек буе эшли торган «кайнар линия» оештырылачак.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге (Татартсан) Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында 2019 елның 13 маеннан 17 маена кадәр ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча 900 сәгатьтән 1700 сәгатькә кадәр 8(843)2385368, 88(4345 20883,88(4346)21089 телефоннары аша «кайнар линия»не үткәрүне оештыра.
Теләгән һәркем кирәкле мәгълүматны интернет-ресурсларда да ала алачак: «СТОПВИЧСПИД.РФ» һәм o-spide.ru.