Татарстан Росреестрында регистраторлар өчен укулар үткәрелә

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең гамәлдәге дәүләт регистраторларының квалификациясен күтәрү комиссиясе идарә җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш зонасында эшләде. Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районнары регистраторларының һөнәри белемнәре тикшерелде.

Комиссия әгъзалары кадастр исәбе һәм күчемсез милек хокукын дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча белем дәрәҗәсен бәяләделәр. Барлык регистраторлар да квалификация имтиханын уңышлы үтәделәр.

Ада Зәйдуллина билгеләп үткәнчә, Татарстан Росреестрында регистраторларны укыту Росреестр йөкләмәсе кысаларында гамәлдәге регистраторлар һәм бу исемгә дәгъва итүчеләр өчен даими нигездә алып барыла. Уку процессы кысаларында хисап-теркәү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар мәсьәләләре яктыртыла. Законнар динамик рәвештә үзгәрә, шуңа күрә регистраторларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү зарур, бу дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына турыдан - туры йогынты ясый, дип ассызыклады Ада Зәйдуллина. Хәзерге вакытта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 120 дән артык белгече белем алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International