Әлки районында иртә культуралар чәчү төгәлләнде

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Бу көннәрдә механизаторлар яшел масса өчен кукуруз чәчәләр. Районда терлекләр саны күп булганга, әлеге культураны мулдан үстерергә кирәк. Быел кукуруз яшел масса өчен 7100 гектарга якын мәйданда игеләчәк. Шуның 3 меңнән артыгында инде чәчү эшләре башкарылды. Шулай ук көнбагыш чәчү дә төгәлләнде. Әлегә кыйммәтле культура 11 мең 300 гектарда үстереләчәк.

Кызганыч, яз башында районда 4 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары  зур зыян күрде. Сабан эшләреннән тыш, әнә шул үсентеләр һәлак булган кырларда да өстәмә чәчәргә туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International