15 май көнне Югары Кәчи авыл клубында Халыкара гаилә көненә багышланган "Минем гаиләм - минем йортым, ныгытмам"дип исемләнгән тематик программа булып узды. Бәйрәмдә бик җылы һәм күңелле атмосфера булды, барлык катнашучылар призлар алды, һәм, әлбәттә инде, чара ахырында барысы өчен дә чәй өстәле оештырылды.