Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр делегациясе Әлки районында булды.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Делегация "Базарлы Матак РҮХ"ДАССОның хатын-кызлар консультациясендә булды. Баш табиб Одушкина Светлана Викторовна авыл шартларында медицина хезмәткәрләренең эше, кадрлар белән тәэмин ителеш, "юл картасын"үтәү чаралары турында сөйләде. Йөкле хатын-кызларның рухилыгы белән әңгәмәләр зур кызыксыну уятты.

Алга таба спорт объектлары: Алинә УСЗ һәм Ләйсән йөзү бассейнында булдылар. "Хузангай" ҖЧҖнең җитештерү базасын һәм Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновларның шәхси сәнәгать мәйданчыгын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International