2015 елның 15 маенда Иске Камка һәм Иске Чаллы авыл җирлекләрендә үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник карап чыгуга 41 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 39 берәмлек техник карап чыгу уңышлы узды, бер акт бирелде. Җитешсезлекләрне бетергәннән соң, техниканы өстәмә карау үткәреләчәк.