Гражданнарга һәм оешмаларны вакытында сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү һәм тематик консультацияләр бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы товарлар җитештерү һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча 2019 елның 20 нче маеннан 3 нче июненә кадәр «Кайнар линия» эшен оештыра.
Территориаль бүлек белгечләре (884345) 2-08-83, (884346)2 10 89 телефоннар буенча эш көннәрендә җирле вакыт белән 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр бу мәсьәләләр буенча барлык теләүчеләргә дә консультация бирәчәкләр.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты А. М. Абдулганеева.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты А. Ф. Абзалов.