Музейда Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан ике буын очрашуы узды.

2019 елның 17 мае, җомга

 2019 елның 16 маенда Республикасы Әлки муниципаль районы "Лисенков С. М. исемедәге тарихи-туган якны өйрәнү музее" МБУКда Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан ике буын очрашуы узды.

Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары белән очрашуга озак еллар бергә яшәүче гаилә парлары чакырылган иде. Гаилә тормышы ветераннары үзләренең беренче очрашулары, гаилә иминлеге серләре белән уртаклаштылар, гаилә традицияләре турында сөйләделәр.

Балалар гаилә парларының тарихын аеруча кызыксынып тыңладылар, районның бәхетле гаилә парларының фотоальбомлары күргәзмәсе белән таныштылар, музейда сакланучы шәҗәрәләр белән таныштылар. Музей хезмәткәрләре Гаилә көнен бәйрәм итүнең барлыкка килү тарихы һәм кирәклеге турында сөйләделәр, видеоролик күрсәттеләр, балалар белән гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга ярдәм итүче уеннар үткәрделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International