Быел да Рамазан аена елның иң озын көннәре туры килде. Таң вакытыннан кояш батканга кадәр – 18 сәгать мөселманнар ризык кулламыйлар һәм су эчмиләр. Әмма ураза-ачлык кына түгел. Бу вакытта кеше дога кылырга, яман сүзләрдән һәм фикерләрдән тыелырга тиеш. Рамазан аенда иң яхшысы-изге эшләр һәм гамәлләр.
Вәгазе вакытында район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев бу хакта тулырак сөйләде.
Рамазан аенда кылган һәр изге гамәл меңгә тапкырлана. Пәйгәмбәребез әйтә: “Кем Рамазанда тәравихта катнашса, ураза тотса, Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанып һәм өмет белән гыйбадәт кылса, аның бар гөнаһлары гафу ителер”. Хөрмәтле мөселман кардәшләр, шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, гыйбадәтләребез, биргән сәдакаларыбыз кабул булсын!–диде Ирек хәзрәт.
Аннан соң кунакларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.
–Бирегә бүген район авылларыннан иң хөрмәтле өлкәннәребез чакырылды. Кадерле абый-апалар! Сез авыл тормышын ипле, имин алып баруга үзегезнең зур өлешегезне кертәсез. Кылган һәр догагызда ил-көнгә тынычлык, муллык-бәрәкәт, елларның уңышлы килүен, игеннәрнең күкрәп уңуын телисез. Яшьләребезне әхлаклылык һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә дә сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Һәрчак изге теләктә булуыгыз, күркәм эш-гамәлләрегез өчен рәхмәт сезгә. Һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек, имин тормыш телим. Рамазан ае мөбәрәк булсын!–дип район җитәкчесе мәҗлестә катнашучыларга күркәм теләкләрен җиткерде.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та авыз ачарга җыелучыларны Изге Рамазан ае белән тәбрикләде.
–Районыбыздагы 30 мәчет тә әйбәт кенә эшләп тора. Өлкәннәребез авыл тормышында да актив катнаша. Төрле зур эшләрне башлар алдыннан без аксакалларыбыз белән киңәшләшәбез, өлкәннәребез фикеренә һичшиксез колак салабыз. Сезгә уразаны сабырлык һәм тәкъвалык белән тотуыгызны, киләсе Рамазан айларында исән-имин каршы алуыгызны телим,–диде ул.
Базарлы Матактагы “Актай” мәчете мәзине Әсхәт Шәрапов сүз алып, районыбызда төрле диннәр үсеше өчен уңайлы шартлар тудырылуын канәгатьлек белән билгеләп үтте. Мөселманнарны шулай зурлап авыз ачу мәҗлесенә чакырган өчен ул ифтарда катнашучыларның барысы исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде. Ә Марат абый Хәмитов изге Рамазанга багышланган шигырен укыды.
Менә кояш баю вакыты җитте, азан яңгырады. Кунаклар хөрмә, йөзем җимешләре, су белән авыз ачтылар. Аннан соң бергәләп ахшам намазы укыдылар.
Кафеның аш-су осталары кунакларга күп төрле тәмле ризыклар әзерләгәннәр иде. Шул сыйлардан авыз итеп, абый-апалар табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утырдылар, ифтарны оештыручыларга рәхмәт әйтеп дога кылдылар.