17 ел эчендә П. П. Хузангай музеена 50 меңнән артык кеше килгән.

2019 елның 18 мае, шимбә

П. П. Хузангай музеена күптән түгел 17 яшь тулды. Бу вакыт эчендә анда 50 меңнән артык кеше булган. Аның эшенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Беренче Президенты М. Ш. Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин һәм  башка рәсми затлар югары бәя бирде. Музей базасында Татарстанның иң яхшы чуваш мәктәп укучыларының 10 слеты узды. Бездә Татарстан, Чувашия һәм Россия Федерациясенең алдынгы телеканаллары эшләде.

Килүчеләргә дә, җирле халыкка да музей кызыклы. Алар бик рәхмәтле, башкалар безнең турында сөйләргә вәгъдә бирәләр. Мондый ышанычлылыкның сәбәбе, бәлки, кешеләргә көндәлек тормышта чын күңелдән мавыгу һәм риясызлык үрнәге булуыдыр. Шулай итеп, кешедә кызыксыну туа. Шунысы куанычлы, әгәр  кызыксыналар икән, димәк,  аларда яхшы фикерләр барлыкка килгән дигән сүз, бу  инде аз түгел. Әмма һәр музейның, чуаш халкының милли горурлыгы музееның үз программасы да бар-иң күбе-тамаша йорты гына түгел, ә кешеләргә, барыннан да элек, яшьләргә сизелерлек йогынты ясау.

Без аңладык: кунакларга иң беренче чиратта музейда әйткәнне истә калдыру түгел, ә күңелгә кабул итеп, йөрәгең аша үткәрү, шагыйрь һәм гражданинны тою мөһим, аның шигырьләрен укыганда алган туган авылына, илгә, халыкка мәхәббәтне ахыргача югалтмау. Кеше рухының көчен сиземләү. Әгәр иҗатчының йөрәге яхшы кеше өчен ачылган икән, ул беркайчанда каба ябылмас һәм аны   яхшылыкка, мәрхәмәтлеккә, кешелеклелеккә әйдәр. Алардан башка куелган бурычларны хәл итеп булмый. Кешегә үзен хуҗа итеп  тоярга кирәк. Тик шул чакта гына ул әйләнә –тирәдәгеләрнең тормышын бизи һәм баета ала. Нәтиҗәдә күпмилләтле Россия халкын берләштергән һәм бер йодрыкка туплаган коллектив барлыкка киләчәк.

Хезмәт һәм хөрмәт-безнең нигезебез. Һәр яңа әңгәмәдәшкә аңлатабыз: Хузангайга охшарга телисеңме – аның кебек эшлә. Укучылар өчен уку - иң яхшы агитация. Без туган авылыбызга, халыкка мәхәббәт үстерәбез. Һәм без хөрмәтле авылдашларның чын фактларына - конкрет биографияләренә нигезләнәбез. Шәхси очрак, әлбәттә. Тик, минемчә, бөтен тормыш шәхси очраклардан тора. Һәм санның сыйфатка күчүе кайда башланганын кем белә? Ә бәлки ул һәрвакыт янәшәдә. Монда беркатлылык  яки романтиклык  дип кенә уйламыйм. Бу, мөгаен, безнең тормыш программасы. Кече ватанга бәйлелек хисе һәм  аның өчен изге гамәлләр кылу теләге- кирәкле ихтыяҗ.

Балачакта җитди эштә катнашу-зур уңыш. Балалар аны кадерли һәм бәяли белә. Хәтерлим, Хузангай мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары музейга Хузангай әсәрләре буенча тирән хисләр белән сугарылган рәсемнәр алып килделәр. Ә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр асфальтта нинди матур рәсемнәр иҗат иттеләр! Баштан ук  без туган як тарихына күп игътибар бирдек, балаларда туган җиребез тарихына романтик караш тәрбияләргә тырыштык. Өстәвенә, балалардан кайтаваз, аңлашу, үзара аралашу эзләдек: әгәр син  ул идеягә ышанасың икән  - аңа ябыш, аның өчен көрәш.

Безнең гасырда ир-ат җавапсыз, сүлпән һәм ышанычсыз дигән мәсхәрәле сүзләр йөри.  Ир-атка ир – ат булып калу өчен үз- үзен җиңә белергә кирәк. Моңа безнең яшүсмерләрне музей Советы рәисе, СССР Кораллы Көчләре ветераны А. С. Стрижнев өйрәтә. Нәкъ менә Александр Семенович балаларны сөйләнеп кенә йөрү  түгел, ә гамәл кылу сәләтен көчәйтә. Ул шулай ук баянда оста уйный һәм яшьләргә мәхәббәт тәрбияли торган рус һәм Совет классикасының күп җырларын белә. Социаль планда шагыйрь - фронтовик музее яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүнең иң уңышлы формаларының берсе булып тора. Ватанга мәхәббәтнең мәгънәсен һәм йөрәкнең асылын аңа җиткерүнең иң дөрес ысулы-яшьләрне Ватан хакына гамәли, игелекле эшкә җәлеп итү.

Безнең эшебездә үзенчәлекле нәрсә бармы? Азмы-күпме тапкыр сыналган. Ушинский аның асылы эш рәвешләрендә түгел, ә аны алып баручы шәхесләрдә булуын әйтте. Безнең барлык хезмәткәрләребез еллар буе һәм эш белән тикшерелгән. Фәнни хезмәткәр Татьяна Скокова-шигъри сүз белгече, «РСФСР мәгариф отличнигы» һәм «Россия Федерациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәре»билгеләре белән бүләкләнде. Шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Магдалина Рыжкова компьютер буенча виртуаль сәләткә ия. Ә техник хезмәткәрләр Дмитрий Чернов белән Вадим Юмановның  куллары алтын. Хәтерлим әле, Бөтенроссия Уяв көнендә Нурлаттагы оештыручыларны гаҗәпләндереп, эчтәлекле экспозициябезне санаулы минутлар эчендә урнаштырып куйганнар иде. Сүз уңаеннан, музей штатын, ТР Президенты Аппаратының ул чактагы җитәкчесе Э. С. Гобәйдуллин үтенече буенча, 5 кешедән торган коллективны ул вакытта республика премьер-министры булган  Р. Н. Миңнеханов  билгеләде. Моңа кадәр без җәмәгать башлангычларында эшләдек.

Музей хезмәткәрләре- тәртипле һәм туган илебезне, милли тормышны чын күңелдән яратучы шәхесләр. Алардан бары тик  тормыш үрнәге, игелеклек,  нәзакәтлелек кенә бөркелә.  Бернинди дидактизм,ялагайлык, буш сүз юк. . Һәм бу тере тәҗрибәгә ихтыяҗ зур дип уйлыйм. Димәк, эш бара,  форма уңышлы, алым тәэсирле, юл дөрес табылган.

 Олег Мурзин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International