Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Әлки районында чәчү эшләре вакытында һәм сыйфатлы башкарылган.

2019 елның 18 мае, шимбә

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вертолет белән Алексеевск районы өстеннән очканда безнең район кырларын да карап үтте. Соңрак ул ике район вәкилләре белән очрашты. Республика җитәкчесе Әлкидә сабан эшләренең вакытында һәм сыйфатлы башкарылуын билгеләп үтте. “Яз шактый коры килде. Мондый шартларда игенчеләрнең, белгечләрнең барлык агрочараларны вакытында һәм төгәл үтәп эшләве зарур”,–диде ул  район башлыгы Александр Никошинга мөрәҗәгать итеп.

Хәзер районда соңгы культуралар чәчү бара. Бу яшел масса өчен кукуруз, карабодай. Шулай ук игенчеләребез кышлату чорында һәлак булган уҗым басуларында кабат бодай чәчәләр. Бу эш инде 2600 гектарда башкарылган.

Чәчелгән мәйданнарны чүп үләннәргә, корткычларга каршы эшкәртү дә алып барыла. 10,6 мең гектар җиргә химикатлар сиптерелгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International