15 май көнне Яңа Камка авыл клубы хезмәткәрләре Гаилә көненә багышланган "Бәхетем минем- гаиләм" дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Конкурста катнашучылар өчен ачык һавада уеннар һәм учак янында гаилә җырлары әзерләнгән иде.