20 майдан 2 июньгә кадәр ЮХИДИ район бүлекчәсе “Игътибар – балалар!” операциясе үткәрә

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Әлеге чара юлда һәм транспортта балаларның зыян күрүен булдырмау максатында оештырыла. Район полиция хезмәткәрләре бу чорда балигъ булмаган пассажирларны йөртү, җәяүлеләргә өстенлек бирү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү җәһәтеннән рейдлар үткәрәчәк. Шулай ук балаларга һәм әти-әниләргә юлда хәвефсез тәртип кагыйдәләре аңлатыла.

Юлда балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү бик мөһим. Узган ел районда балалар катнашында өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән иде. Бәхеткә, быел балигъ булмаган пассажирларның һәм җәяүлеләрнең зыян күрү очраклары булганы юк.  Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Җәйге каникул көннәрендә бу аеруча әһәмиятле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International