19 май көнне Түбән Әлки авылында яшәүче Гыйльмиев Мөстәкыйм Гыйматдин улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин килгән иде.
Россия Президенты В. В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар. Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.