"Музейлар төне" акциясе кысаларында Лисенков исемендәге музейда квест үткәрелде.

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Әлеге чарада Сутягина А. И  җитәкчелегендәге «Әлки балалар сәнгать мәктәбе» ДБО коллективы һәм "Әлки мәдәният бүлеге" МКУ хезмәткәрләре катнашты.

Чара музей директоры Платонова М. А. мәдәният хезмәткәрләрен сәламләү һәм төнге квестның эш барышын аңлатудан башланды.

Командаларның бурычы-билгеләнгән вакыт эчендә бирелгән темага музей экспонатлары арасыннан кирәкле документлар, фотографияләр, акча билгеләр һәм башка материалларны табу.

Катнашучылар маршрут буенча узганда, барлык башваткычларны дөрес чишеп, биремнәрне сыйфатлы итеп башкарып, уңай тәэсирләр алдылар. бик канәгать калдылар.

.Үзләренең эрудициялелеген , командада эшли белүләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International