Бу турыда без район газетасы аша халыкка кат-кат мәгълүмат җиткердек, цифрлы каналларга күчү тәртибен аңлатып барырга тырыштык.
Районда күпләр инде телевизорларын цифрлы каналлар карауга күчерделәр. Шулай да кайбер авылларда әлеге эшне соңгы көннәргә кадәр сузучылар бар. Әгәр сезнең телевизор һаман да аналог каналларга тоташкан икән, кичекмәстән авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итегез. Сезгә волонтерлар өегезгә килеп, телевизорыгызны цифрлы каналларга күчерүдә бушлай ярдәм итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, “цифр”га күчкәч түләүсез 20 каналны карый аласыз.