“Казан-Арена” мәйданчыгында узган бу зур авыз ачу мәҗлесенә район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев җитәкчелегендә төрле авыллардан 20 ир-ат һәм 10 хатын-кыз барды.
Республика ифтары Татарстанда 2013 елдан бирле үткәрелә. Быел иң масштаблысы булды – 15 мең кеше, шул исәптән республикадагы төрле конфессияләр вәкилләре дә чакырылган иде. Ифтарда улы Искәндәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Районнан өлкән сыйныфларда укучы биш малай волонтер буларак бу зур хәйрия мәҗлесен әзерләүдә ярдәм итте.